День рождения любимого поэта
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, моннан 135 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә нәни Апуш-Габдулла - мәшһүр Тукай дөньяга килә. Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла - Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.
Менә без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны, сезне яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә, киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...
Бүгенге бәйрәмебез бөек шагыйребез Г. Тукайга багышлап үткәрелә.