"Татар теле"

"Татар теле"

Автор: Г.Фаряхова

Комсомол районы"Кыр Яуш төп мәктәбендә " 25 апрельдән башлап 30 апрельгә кадәр башлангыч сыйныфларда "Татар теле" атналыгы узды. 

 Дүшәмбе көн- "Стенгазеталар парады" булды. Һәр сыйныф тырышып үзенең эшен күрсәтте. 

Сишәмбе көн- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Шигырь уку" бәйгесе узды. Балалар бик тырышып югары урыннар яуладылар;

1 урын:

Азизов С., Фаряхова А.-1 сыйныф; Фаряхова А. - 2 сыйныф; Зарипов И., Тазетдинова И.-3 сыйныф; Сейфуллов Д.- 4 сыйныф;

2 урын:

Закирова Э.-2 сыйныф; Фахрутдинова К., Закирова Э. -4 сыйныф.

Чәршәмбе көн - "Иң грамоталы укучы" бәйгесе (диктант) булды.

1 урын:

Фаряхова А.-2сыйныф, Тазетдинова И., Шакуров И.-3 сыйныф;

2 урын:

Зарипов И.-3 сыйныф;

3 урын:

Закирова Э.-2 сыйныф, Феткуллин А.-3 сыйныф.

Пәнҗешәмбе көн-"Иҗади эшләр" бәйгесе (әкиятләр, ребуслар, кроссвордлар төзү). Һәрбер балага бәйге бик ошады.

Җомга көн- "Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр" ясау булды. 

 Шулай итеп "Татар теле атнасы" бик күңелле  үтеп китте.

Фотогалерея